Мы в социальных сетях

Яр Чаллы (рус. Набережные Челны, 1982 елның ноябреннән 1988 ел башына кадәр Брежнев дип атала) - Россиядә, Татарстанның төньяк-көнчыгыш өлешендә, Кама (Чулман) елгасының сул як ярында урнашкан шәһәр. Елга ярлары автомобиль һәм тимер юллар уза торган плотина белән тоташтырылган.

ГОМУМИ МӘГЪЛҮМАТ

Яр Чаллы - республика буйсынуындагы шәһәр, Яр Чаллы агломерациясенең төп шәһәре һәм Түбән Кама ТҖК үзәге, Россиядә халык саны буенча -  утызынчы (2010 елның  1 гыйнварына кадәрге мәгълүматлар буенча), Татарстанда халык саны һәм әһәмияте буенча  икенче урында торучы шәһәр. Шәһәрнең мәйданы - 171,03 км²; Кама (Чулман) елгасының ике як яры буйлап зур мәйданда (19 районны үз эченә алып торучы) шәһәр яны зонасы сузылган.

ГЕОГРАФИК УРЫНЫ


Ил: Россия Федерациясе
Федерация субъекты: Татарстан Республикасы
Координатлар: 55°42′00″ т.к. 52°20′00″ кч.о. (Спутник картасы)
Эчке бүленеш:  Комсомол районы, Автозавод районы, Үзәк районы.
Шәһәр Башлыгы: Наил Гамбәр улы Мәһдиев 

Нигез салынган: 1626 ел

Элеккеге исемнәре:   Брежнев (1982 - 1988)
Шәһәр статусы: 1930 елдан.
Мәйданы: 171,03 км²
Халык саны: ▲548 434 кеше (2020 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча)
Халык тыгызлыгы: 2984 кеше./км²
Агломерация: 1,1 млн
Милли состав: татарлар - 48,8%, руслар - 46,2%, чувашлар - 1,1%, башкортлар - 0,72%, удмуртлар - 0,3%,  башка милләтләр - 3,2%

Этнохороним: чаллылы, чаллылылар

Сәгать поясы: UTC+3, җәй көне UTC+4
Телефон коды: +7 (8552)
Почта индексы: 4238**
Автомобиль коды: 16, 116
ОКАТО коды: 92 430

Шәһәр районнары

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары» Федераль законның 37 статьясы, Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Уставының 40 статьясы нигезендә, Башкарма комитет структурасына түбәндәге территориаль органнар керә:

  * Автозавод районы хакимияте;
  * Үзәк районы хакимияте;
  * Комсомол районы хакимияте.

Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең районнар чиге Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Шәһәр Советының «Яр Чаллы шәһәре территориясен территориаль берәмлекләргә бүлү һәм шәһәр районнарының чикләрен билгеләү турында» карары нигезендә билгеләнгән.

Комсомол районына ГЭС, ЗЯБ, Сидоровка, Элеватор тавы поселоклары, «Замелекесье» микрорайоны, Суровка,  төзелеш индустриясе базасы (БСИ), Энергорайон керә.

Үзәк районына 1-8, 11-19, 31, 36-45, 56, 58, 59 комплекслар, Медицина шәһәрчеге, 2 нче автомобиль юлыннан көньяк-көнбатышка таба урнашкан сәнәгый һәм коммуналь объектлар керә.

Автозавод районына 20, 22-30, 46-54 комплекслар, 50А, 66, 67А, 68, 70А, 71 аз катлы торак төзелеше районнары, 2 нче автомобиль юлыннан төньяк-көнчыгышка таба урнашкан сәнәгый һәм коммуналь объектлар, Тогаево карьеры керә.

Комсомол һәм Үзәк районнары арасындагы чик 4 нче автомобиль юлы буенча «Орловка боҗрасы» чатына кадәр, аннан 1 нче автомобиль юлы буенча Королев урамына кадәр, аннан Королев урамы буенча Чулман проспектына кадәр, аннан көньяк-көнбатышка таба Чулман проспектыннан Нариманов урамына кадәр, аннан Нариманов урамыннан Кама (Чулман) елгасына таба уза.

Автозавод һәм Үзәк районнары арасындагы чик 2 нче автомобиль юлы буенча, аннан Хәсән Туфан проспекты буенча Мәскәү проспектына кадәр, аннан Мәскәү проспекты буенча Вахитов проспектына кадәр, аннан Вахитов проспектыннан Кама (Чулман) елгасына таба уза.

КОМПЛЕКСЛАР


Элеккедән калган традиция буенча Яр Чаллы шәһәрендә торак районнар комплекслар дип атала. Хәзерге вакытта шәһәрдә ике төрле адрес файдаланыла: һәр йортның урам буенча номеры (әлеге адрес паспортка языла) һәм төзелеш адресы («комплекс буенча адрес») бар. Әлеге исем төзелеш вакытыннан  сакланып калган, чөнки һәр микрорайонны төзегәндә, бер үк вакытта берничә торак йорт һәм көнкүреш билгеләнешендәге биналар - мәктәп, балалар бакчасы, кибет төзүче аерым төзелеш бригадасы шөгыльләнгән. Үзенең урам буенча адресын белмәүчеләр еш очрый, чөнки шәһәрдә яшәүчеләр төзелеш адресларын (комплекс буенча) кулланалар.


Комсомол һәм Үзәк районнарында бер үк төрле номерга ия комплекслар бар, шуңа күрә почта коллизиясен булдырмау өчен адреста урамны яисә шәһәрнең районын күрсәтергә кирәк.
Мәсәлән: Яр Чаллы шәһәре, ГЭС, 1/11 нче  йорт, 39 нчы фатир.


Яңа шәһәрдә (Автозавод районының рәсми булмаган исеме) урнашкан йортлар адресына ноль «өстәп язу»  кулланыла. Мәсәлән: Яр Чаллы шәһәре, 8/01 йорты, 19 нчы фатир.

Альтернатив адреслар куллану – сирәк күренеш һәм социализм чорында шәһәрнең тиз арада үсүе, шулай ук халык арасында объектларның җыйнак төзелеш билгеләрен куллана торган төзүчеләр күп булуы белән аңлатыла.

ШӘҺӘР ХАЛКЫ

Халык санын алуның соңгы мәгълүматлары буенча Татарстан Республикасында халык саны 4004,8 мең кешене тәшкил итә, Яр Чаллы шәһәрендә 548 мең граждан яши, бу исә республика халкының 13,7%ын тәшкил итә. Шәһәр предприятиеләренең сәнәгый продукциясе Татарстанда җитештерелгән гомуми продукциянең 12,5%ын тәшкил итә (2022 ел йомгаклары буенча).

Татарстанның төньяк-көнчыгышының әһәмиятле транспорт үзәге Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан. Тимер юллар (Бөгелмә һәм Әгерҗе шәһәрләренә), елга порты (Кама елгасында) һәм автомобиль юллары (Казан һәм Зәй-Әлмәт шәһәрләренә), һава элемтәсе (Бигеш аэропорты Түбән Кама ТҖК шәһәрләре һәм районнарына хезмәт күрсәтә). Кама елгасының ике як яры буйлап зур киңлекләрдә шәһәр яны  зоналары (19 районны кертеп) җәелгән. 

Автомобиль гиганты, нефтехимия комбинаты, Зәй ГРЭСы, Түбән Кама ГЭСы - машина төзелеше, нефтехимия һәм энергетиканың әһәмиятле үзәген барлыкка китерә.

      Халыкның милли составы:  

Милләт

Саны, кеше

Саны, %

Татарлар

263491

48,0

Руслар

249563

45,5

Чувашлар

6080

1,1

Украиннар

2732

0,5

Башкортлар

4018

0,7

Башка милләт

22550

4,1

Барлыгы

548434

100

           Яшь төркемнәре буенча халык саны:  

               Яше

Саны, кеше

Саны, %

29 яшькә кадәр

179289

32,7

30 яшьтән  49 яшькә кадәр

186292

94,0

50 яшьтән  69 яшькә кадәр

138225

25,2

70 яшь һәм өлкәнрәк

44628

8,1

                    Халыкның уртача яше - 39,4 яшь
 

                                 Халык саны:

Категория

Саны, кеше

Мәктәпкәчә учреждениеләргә йөрүче балалар

31608

Мәктәп укучылары

71276

Югары уку йортлары студентлары

28248

 Халык санының еллар буенча үзгәреше (мең кеше)

Ел

Халык саны

1887

       1

1926

       4

1931

       5

1939

      9,4

1959

     19,1

1967

      33

1970

     37,9

1971

      55

1973

    126

1976

     231

1979

    301,4

1982

     374

1989

    500,3

1996

    528,7

2002

    513,4

2010

     513,2

2021

548,4

2022

546,4


ГЕОГРАФИК УРНАШУЫ

Яр Чаллы шәһәре Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгышында, Түбән Кама сусаклагычына әверелгән Кама (Чулман) елгасының сул як ярында урнашкан.


Яр Чаллы шәһәреннән эре шәһәрләргә кадәр ара ераклыгы (автомобиль юллары буенча)

Киров ~ 476 км

Ижевск ~ 183 км
Пермь ~ 449 км

Екатеринбург ~ 772 км

Мәскәү ~ 1032 км
Казан ~ 237 км
Түбән Кама ~ 40 км

Уфа ~ 320 км
Чиләбе ~ 665 км

Ульяновск ~ 397 км
Самара ~ 404 км

Әлмәт ~ 126 км
Бөгелмә ~ 164 км

Оренбург ~ 563 км
Магнитогорск ~ 620 км

КЛИМАТЫ

Яр Чаллы шәһәренең климаты

Күрсәткеч

Гыйн

Фев

Мар

Апр

Май

Июн

Июл

Авг

Сен

Окт

Ноя

Дек

Ел

Уртача максимум, °C

−11

−9

−2

8

19

22

25

23

16

6

−2

−7

7

Уртача минимум, °C

−17

−16

−9

−1

8

12

14

12

7

1

−6

−12

−1

Явым-төшемнәр нормасы, мм

40

40

30

35

50

55

45

50

50

60

50

50

555



Четверг, 3 августа 2023, 18:05